RSS Twitter Delicious
Стили
Разные песни
Песни по алфавиту

Салават Фатхетдинов Юк,юк

Песня салават юк юк слушать. Видео САЛАВАТ ЮК,ЮК.

Рейтинг: 0

Исполнитель: Салават Фатхетдинов

Название песни: Юк,юк

Дата добавления: 2015-08-22

Текст просмотрен: 1000

Скачать

Другие песни этого автора Салават Фатхетдинов
Текст целиком:

Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.

Үзем сине куган булам, кит дигән булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә,
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.

Ятлар белән күрсәм ялгыш синең үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.

Фильмы
САЛАВАТ ЮК,ЮК
Салават Фатхетдинов - Юк,юк
Комментарии (0)
Комментировать



А не робот ли вы?: